Төп бит

Хөрмәтле дустым! Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан монда үземнең хезмәтләремне куйдым. Ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре, фәнни — тикшеренү эшләре, укучылар иҗаты урын алды. Сайтта видео һәм аудиоязмалар, презентацияләр, татарча мультфильмнар, татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга, Дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен материаллар таба аласыз. Хезмәтләрем турында фикерләрегезне дә язсагыз, сезгә рәхмәтле булырмын.

Мин халкымның чәчкә күңеленнән,

Бал кортыдай, энҗе җыямын,

Җыямын да җанлы энҗеләрдән

Хуш исле бер кәрәз коямын.

Шуңа да мин беләм тел кадерен:

Бер телдән дә телем ким түгел —

Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,

Ким күрер тик аны ким күңел!..

Халык теле миңа — хаклык теле,

Аннан башка минем илем юк;

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк!

Әнкәм теле миңа — чәчән теле,

Аннан башка минем халкым юк

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк.

Рәми Гарипов