Эссе. Минем педагогик табышларым

    Һәр көн мин мәктәбемә ашыгам, сыйныф бүлмәсенә керәм һәм кыңгырау чыңы белән дәресне башлыйм. Ничә пар күз өметле карашларын миңа төбәгән!

Йә Ходай, никадәр  сафлык, самимилек аларда. Сабыйларча зур ышаныч белән карыйлар. Күңелләре ачык, тормышка карата уй-фикерләрен әлегә яшерә белмиләр.  Араларында туган телләрен өзелеп яратучылар да, бу фәнгә карата битарафлар да, татар теле авылны чыкканчы гына кирәк, дип инанганнары да бар.

      Ничек итеп балаларның йөрәгенә юл табарга? Нинди чаралар белән татар теле фәненә мәхәббәт уятырга?

      Борынгылар: “Сабый күңеле ак кәгазь – нәрсә язсаң , шуны укырсың,” — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Якташыбыз, башкорт халык шагыйре Рәми Гариповның “Туган тел” шигырен укыйм:

Мин халкымның чәчкә күңеленнән

Бал кортыдай энҗе җыямын.

Җыямын да җанлы энҗеләрдән

Хуш исле бер кәрәз коямын…

Шигырь юлларына  “җан” керә. Күз алдына энҗеләр тезелә башлый. Моны мин генә түгел, балаларның да нәни йөрәкләре  сизә.

  • Апа, нәрсә ул энҗе? – дип сорый һәрвакыт русча сукаларга яраткан малай.

 Әһә ! Боз кузгалды…   Кызыксыну пәйдә булса, теләк тә булачак!

 Энҗе турында сөйлим. Бу кыйммәтле ташны табар өчен тирән диңгез чоңгылына чумучылар турында бәян итәм. Сүз уңаеннан тел җәүһәрләренә күчәм.

—  Сез дә батыр энҗе эзләүчеләр кебек тел дәрьясына чума аласыз, – дим. -Тирә-ягыгызга күз салыгыз. Күпме энҗеләр тарих төпкелендә күмелеп ята.

   Шулай туган авылыбызда иҗат ителгән фольклор әсәрләрен туплау фикере туды. Балалар әти-әниләреннән, әби-бабайларыннан сөйләтеп бик күп әкиятләр, җырлар, такмаклар  язып алып килделәр. Иң зур табышыбыз – бәетләр булды. “Людмила” бәетенең тарихын өйрәндек, анда искә алынган кешеләрнең туганнары белән очраштык. Үги анасы тарафыннан ерткычларча үтерелеп, мичтә яндырылган Людмиланың фотосурэтен дә таптык. Саллы гына фәнни-эзләнү эше барлыкка килде. Уфа шәһәрендә үткән фәнни-тикшеренү конференциясендә призлы урын яулагач, тагын да дәртләнеп китте балалар.

   Диалект сүзләрне җыю эшенә дә дәрестә булган бер кызык хәл этәргеч булды. Киез итек дигән сүз укучыларда сорау тудырды.

  • Апа, нәрсә була соң ул? — диләр.

Аңлатмалы сүзлектән мәгънәсен укыйбыз. Безнеңчә быйма инде ди берсе, түни ди икенчесе, сүсинкә дип кычкыра өченчесе, ә үзләре  көләләр. Безнең авылда  киез итекне — быйма, ямау салынганын — түни, галош кидерелгән киез итекне сүсинкә диләр.  Диалект сүзләр күп булып чыкты безнең җирле сөйләштә. Авыл тарихын өйрәнү дә бик файдалы булды. Бездә киң таралган й-лаштыру (йәй, йыр, ер…) авылга нигез салучы мишәрләрдән калган икән. Җиде чакрымга сузылган Ака авылының үрге очын урыслар, түбән очын башкортлар төбәк иткән, Урта Акада Казан ягыннан кучеп килгән татарлар яшәгән. Шулай итеп, телләр кушылып, узенчәлекле сөйләш барлыкка килгән. Бик теләп, ярыша-ярыша, җыйдылар балалар диалектизмнарны. Әдәби тел белән чагыштырып, картотека да төзеп куйдылар. Бу эшебезнең дә ахыры нәтиҗәле булды. Казан шәһәрендә үткәрелгән яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү укуларында беренче урын яуладык. Туган җиребезнең җир-су атамаларын, авылыбыз кешеләренең кушаматларын өйрәнү дә мавыктыргыч булды балаларга.

   Әкият, уен, хыял – балалар фикерләвенең, гүзәл хисләр һәм омтылышларның дәртләндергеч чишмәсе ул. Әкият образлары аша балаларның аңына сүз үзенең бик нечкә төсмерләре белән килеп керә. Моның шулай булуын минем күпьеллык тәҗрибәм раслады. Әкият образлары уята торган хисләр йогынтысында бала сүзләр белән фикерләргә өйрәнә. Шуңа күрә,  әз генә буш вакыт булдымы, мин кулыма әкиятләр китабын алам. Балалар да әкият сәгатъләрен яраталар, әкиятләрне сәхнәләштерүдә дә бик теләп катнашалар. “Саумы, саумы, әкият !” кичәләрендә чыгыш ясауны көтеп алалар. “Урал батыр”, Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләрен сәхнәләштереп, район һәм Республика конкурсларында җиңү яуладылар.

    Ә менә балаларга иң ошаганы — әкиятләр язу. Нинди генә кызыклы образлар, маҗаралы вакыйгалар уйлап чыгармыйлар алар!

     Әкият – туган телгә, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүнең алыштыргысыз чарасы ул. Меңнәрчә еллар яшәп килә торган әкият образлары балаларның аңына һәм йөрәгенә халыкның көчле рухын илтеп җиткерә.

     Балаларның сочинениеләре – зур эш нәтиҗәсе ул. Әйләнә — тирә дөньяның матурлыгы тәэсирендә бала шунда ук сочинение яза башлар дип өметләнү беркатлы фикер йөртү булыр иде.  Иҗат итәргә өйрәтергә кирәк. Укытучы теманы тасвирлап биргәннән соң гына бала сочинение яза алыр.

   Мин балаларны табигатькә — урманга, бакчага, кырга, болынга алып чыктым. Бу сәяхәтләр иҗатка беренче этәргеч булды. Балаларда үзләренең хисләрен һәм кичерешләрен тапшыру, матурлык турында сөйләү теләге туды.

    Менә шулай энҗе-сәйләннәр бер-бер артлы тезелделәр, укучыларымның куңелләренә милли орлыклар сибелде. Аларның кечкенә уңышлары да мине куандыра.  Рус телендә аралашкан татар балаларының минем белән татарча исәнләшүләренә дә сөенәм мин. Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Бәлки, вакыты җиткәч, ул балалар да туган телләренә йөзләре белән борылыр. Соңгы елларда укучыларның сыйныфлары белән Дәүләт имтиханнарыннан татар телен сайлаулары да киләчәккә ышаныч тудыра.

  Өч дистәдән артык  гомеремне яраткан һөнәремә багышлаганга мин бик тә бәхетле. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм.

Үзең яраткан эштэ узган гомер – бәхет бит ул !