ОВЗ төркемендә укучы балалар өчен контроль диктант текстлары

5 класс

Җәнлекләр

   Урманны кышын йоклый, диләр. Бу беренче карашка гына шулай. Карда җәнлекләр эзен укырга була. Әнә куян куак тирәли әйләнеп үткән. Төлке йомшак кара эзләр калдырган. Бүре дә хәзер урманда тик ятмый, кырда йөри. Төнлә ул авылга да килә.

   Хәзер пошиларга да урманда җиңел түгел. Ашарга табуы кыен. Әмма кешеләр аларга ярдәм итә. (52 сүз)

(К.Тәхау)

Май

   Май – язның соңгы ае. Карлар инде эреп бетте. Көннәр кояшлы. Җылы яңгырлар ява. Җир өстенә төрле чәчәкләр сибелә. Агачлар яфрак яралар. Шомырт һәм сиреннәр чәчәк ата башлый. Кешеләр җәйге җылы киемнәр кияләр.

   Бакчаларда язгы эшләр башлана. Укучылар мәктәп бакчаларында яшелчәләр һәм җиләк – җимеш утыртырга әзерләнәләр.   (45 сүз)

( Ф.Җ. Ибраһимова “Табигать бизәкләре”)

7 класс

Табигатьне өйрәнүче фәннәр

   Кешеләр борынгы заманнардан ук табигать серләренә төшенергә тырышканнар. Туган ягын, аның табигатен яратучыларның яңадан-яңа сораулары туган. Җавап эзләп, кеше табигатькә якыная барган саен, сораулар арта торган. Табигатьне өйрәнүче төрле фәннәр барлыкка килгән. Үскән саен, син дә табигать белән якыннанрак танышасың. Үсемлекләр турындагы фән – ботаниканы, хайваннар турындагы фән – зоологияне өйрәнәсең. Планетабыз Җирне өйрәнүче география фәне, тереклек дөньясын өйрәнүче биология фәне белән танышасың.

   Табигатьтәге барлык бәйләнешләрне өйрәнә торган бер фән бар. Ул – экология. (73 сүз)

( Ф.Җ. Ибраһимова “Табигать бизәкләре”)

 8 класс.

Дуслар

   Песнәк каен агачына оя ясады. Ул ояга күкәйләр салды. Чирәмнәр арасыннан каен агачына таба елан шуышты. Песнәк еланны күрде. Аның йөрәге ярылырга җитеште. Песнәк  — акыллы кош. Ул еланның гадәтен белә. Менә хәзер елан аның оясына менәр. Ул күкәйләрне ватып эчәр.

   Керпе еланның каен агачына менәргә җыенуын күрде. Ул кызу – кызу еланга таба тәгәрәде. Керпе елан өстенә ташланды. Үткен тешләрен еланның башына батырды. (62 сүз).

                                                                                     (С Әдһәмова)

Июль

   Күктә болытның әсәре дә күренми. Кояш баш өстеннән дә китми кыздыра. Эсселек буенча елның бер ае да июльгә җитә алмый.

   Җәй уртасы. Урманда юкә агачлары алтын – сары утлар кабызды. Юкә урманы гөж итеп тора. Тырыш умарта кортлары бал җыялар.

   Кояш күтәрелә тора, кызуын арттыра. Аңа ил ярдәмгә килә. Иртәнге салмак җил. Шулай әкренләп печән дә өлгерә.

   Июль – чәчәкләр ае. Болында нинди генә чәчәкләр юк! (65 сүз)

                                                                            (Г. Хәсәновтан)

9 класс

Укытучы

   Кеше олыгая барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый.Тирә — якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод – фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән. Шуңа күрә укытучы – һәркемнең күңел түрендә.

   Укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә. Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучы хәреф танырга өйрәткән. Аннары Гагарин белән бергә йолдызлар дөньясына күтәрелгән.

   Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. (80 сүз)

(“Журналист язмасы”ннан)

Эдельвейс

   …Мин сиңа Кызыл китапка кергән чәчәкләрнең берсе – серле тау чәчәге – Эдельвейс турында сөйләрмен.

   Беренчедән, бу чәчәкне тау башына менгән һәр кеше күрә алмый.

Аны күрер өчен, бик биеккә, хәтта болытлардан да өскәрәк күтәрелергә, көчле җилләр, түзеп булмаслык салкыннар хакимлек итә торган кар – боз патшалыгына менәргә кирәк. Күрәсең, Эдельвейс шундый биектә, кеше кулы җитмәслек үткен кыя башларында үсүе белән данлыклыдыр да.

   Икенчедән, Эдельвейсны бер тапкыр да күрмәгән кеше аны гаҗәеп матур дип уйларга мөмкин. Бу һич тә алай түгел. Матурлыкка килгәндә, гап – гади чәчәкләр дә, мөгаен, аннан күп тапкырлар матуррактыр. (90 сүз)

(Н. Хәкимуллин)